Норлат "Гармония" үзәге карамагындагыларга экскурсия оештырылды

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Кичә Норлат "Гармония" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре үзәк карамагындагылар өчен янгын сүндерү бүлегенә экскурсия оештырды.

Норлат районы буенча Күзәтчелек бүлегенең өлкән инспекторы Альмарис Талипов янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренең эше, җиһазлар белән таныштырды.

Экскурсия ахырында балаларга мәгълүмати буклетлар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International