Республика предприятияләре тоткарланган хезмәт хакы бурычын кайтарды

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, Яр Чаллы шәһәре «Сфера-Трейдинг» ҖЧҖ 56 хезмәткәренә хезмәт хакын түләү буенча бурычын кайтарды. Суммасы 396 мең сумны тәшкил итә.

Шулай ук, үз эшчәнлеген төзелеш өлкәсендә алып барган Лаеш районы «Фрегат» ҖЧҖ 14 хезмәткәренә 191 мең сум бурычын кайтарган.

Казан шәһәре «Энтека» ҖЧҖ һәм «БСБ-строй» ҖЧҖ хезмәткәрләренә 5,2 һәм 3,4 мең сум күләмендә тоткарланган хезмәт хакы бурычын түләгән.

Вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International