Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Яңа ел чыршысы белән саубуллашу” дип исемләнгән чара үткәрелде. Биредә 22 бала һәм 11 ата-ана катнашты.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар бик файдалы, чөнки алар тәрбияләнүчеләрне рухи яктан баета.