8 февральдә Алабуга районында Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре гаиләләре белән «Татарстан чаңгы юлы–2025» массакүләм стартына чыктылар.
Гыйльван Гыйльмуллин 1930 елда туган. Сугыш вакытында, укудан тыш, ул тылда булышкан.
29 январь көнне видеоконференция режимында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча округ киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә 2024 елда дәүләт яшьләр сәясәтен һәм Идел буе федераль округының иҗтимагый проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм 2025 елга планнар каралды.
8 февральдә Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты һәм Минзәлә районындагы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты попечительлек советлары утырышы булды. Балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары арасындагы мөнәсәбәтләрне торгызу һәм нормальләштерү өчен шартлар тудыруга, балаларны гаиләгә кайтаруга юнәлдерелгән «Гаилә кунак бүлмәсе» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Менә инде берничә ел дәвамында Татарстан Республикасы Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Проект аутистик спектрдагы тайпылышлы балаларны иртә ачыклау системасын формалаштыруга һәм мондый диагнозлы кешеләр реестрын булдыруга, менталь өлкәдә төрле тайпылышлары булган балаларны һәм өлкәннәрне гади көнкүреш күнекмәләренә өйрәтүгә, алар өчен озата барулы яшәү оештыруга һәм, мөмкин булганча, эшкә урнаштыруга юнәлдерелгән.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Гөлнара Төхвәтуллина белән очрашу узды. Ул учреждение хезмәткәрләре белән «Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары эшчәнлегенә санитар-эпидемиологик таләпләр» темасына семинар-киңәшмә уздырды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
8 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре «Россия чаңгы юлы–2025» массакүләм чаңгы ярышында катнаштылар. Быел спорт чарасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган.
Узган ялларда Арча районында узган спорт чарасында төрле яшьтәге өлкәннәр һәм балалар катнашты. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр дә читтә калмады. Ярышларда җиде бала, биш хезмәткәр һәм җиде ата-ана катнашты.
Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова 1 февральдән 12 февральгә кадәр Татарстан Республикасында уза торган «Ак халатлы фәрештәләр» фестивалендә катнашты.