«Астра» үзәге директоры «Ак халатлы фәрештәләр» фестивалендә катнашты

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова 1 февральдән 12 февральгә кадәр Татарстан Республикасында уза торган «Ак халатлы фәрештәләр» фестивалендә катнашты.

Фестивальнең төп максаты – мәктәп укучыларын һәм көллият укучыларын медицина һәм социаль белгечлекләр буенча югары белем алуның өстенлекләре һәм мөмкинлекләре белән таныштыру һәм булачак һөнәрләрен билгеләргә ярдәм итү.

Казан дәүләт медицина университетының фәнни-популяр лекцияләр циклы кысаларында Галина Калашникова балалар тернәкләндерү үзәге шартларында социаль эшне оештыруның гамәли тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул инновацион проектлар, социаль учреждение коллективындагы бай тормыш турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International