Менә инде берничә ел дәвамында Татарстан Республикасы Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Проект аутистик спектрдагы тайпылышлы балаларны иртә ачыклау системасын формалаштыруга һәм мондый диагнозлы кешеләр реестрын булдыруга, менталь өлкәдә төрле тайпылышлары булган балаларны һәм өлкәннәрне гади көнкүреш күнекмәләренә өйрәтүгә, алар өчен озата барулы яшәү оештыруга һәм, мөмкин булганча, эшкә урнаштыруга юнәлдерелгән.
«Менталь сәламәтлек» проектында катнашу нәтиҗәсендә күп нәрсә эшләп булды инде:
- сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре базасында Казанда, Яшел Үзәндә, Алабугада көндезге тору бүлекләре ачылды;
- 14 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе базасында 48 бүлек / көндезге төркем эшли.
Мөстәкыйль тормышка әзерләнү, социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән читтә яшәүне оештыру максатында «Озата барулы яшәү» технологиясе актив кулланыла. Әйтик, «Идел» Республика инвалидларны социаль тернәкләндерү үзәге базасында 18 яшьтән 50 яшькә кадәрге инвалидлар өчен бүлек эшли. Анда инвалидлар фатир тибындагы, аерым кухня һәм ванна бүлмәсе булган бүлмәләрдә яшиләр. Өч ай дәвамында алар социаль-көнкүреш һәм хезмәт күнекмәләрен үзләштерәләр. Ел саен 80 кеше колачлана.