8 февральдә Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты һәм Минзәлә районындагы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты попечительлек советлары утырышы булды. Балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары арасындагы мөнәсәбәтләрне торгызу һәм нормальләштерү өчен шартлар тудыруга, балаларны гаиләгә кайтаруга юнәлдерелгән «Гаилә кунак бүлмәсе» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Утырышта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, ата, ана һәм бала мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Татарстан Республикасы муниципаль районнары, шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, иганәчеләр һәм хәйриячеләр катнашты.