Татарстан Идел буе федераль округында Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү буенча лидерлар өчлегендә

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

29 январь көнне видеоконференция режимында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча округ киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә 2024 елда дәүләт яшьләр сәясәтен һәм Идел буе федераль округының иҗтимагый проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм 2025 елга планнар каралды.

Идел буе федераль округының «Ватан геройлары» округ иҗтимагый проекты кысаларында 2024 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы «Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү буенча законнарны тулырак үтәү» номинациясендә өченче урынны алды. Беренче һәм икенче урыннарны Башкортстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе алды.

Әлеге проект Идел буе федераль округы субъектлары территориясендә 2018 елдан башлап ел әйләнәсе гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы югарыда аталган номинация буенча җаваплы вәкаләтле орган итеп билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International