«Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина оешмаларына диспансерлаштыру һәм тиешле медицина тикшерүе узу өчен китерү эшләре алып барыла. Әлеге чараларның төп максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең гомер озынлыгын арттыру.
Тукай районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Карау мәктәбе дәресләре дәвам итә. Гыйнвар аенда аз хәрәкәтләнүче туганнарын караучы дүрт кеше укыды.
7 февральдә Алексеевск районының Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында балалар катнашында юл-транспорт җәрәхәтләрен булдырмау максатыннан «Игътибар, юл!» акциясе узды. Аны приютта тәрбияләнүчеләр һәм тәрбияче Гөлшат Җаббарова оештырды.
Бүген Тукай муниципаль районы башлыгы Камил Нәҗмиев Калмаш, Күзкәй авыл җирлекләре ветераннарына «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды.
Алкоголизмны кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә интерактив чара узды. Аны социаль эш буенча белгеч Алевтина Коровина үткәрде.
7 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы Гөлназ Гыйльметдинова «Татарстан чаңгы юлы–2025» бәйгесендә катнашты. Ул хатын-кызлар арасында шәһәр чаңгы ярышларында беренче урынны яулады.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова яшүсмерләр өчен иреклелеккә багышланган мавыктыргыч чара үткәрде. Актив гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән очрашу интерактив тренинг форматында узды.
«Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Теләче районы үзәк хастаханәсе белән берлектә профилактик медицина тикшерүе һәм диспансерлаштыру үткәрү максатыннан 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен медицина учреждениеләренә китерү эшен яңадан башлап җибәрделәр.
Тукай районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль эшнең традицион формалары белән беррәттән инновацион технологияләр дә актив кулланыла. Калмаш авылыннан социаль хезмәткәр Альбина Миңнегулова үз эшендә «Арт-терапия» технологиясен актив куллана.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Яңгыравыклы кыллар» түгәрәгенә бик теләп йөриләр. Анда алар гитарада уйнарга өйрәнәләр.