«Астра» хезмәткәрләренең гаилә яллары чаңгы юлында узды

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

8 февральдә Алабуга районында Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре гаиләләре белән «Татарстан чаңгы юлы–2025» массакүләм стартына чыктылар.

Быел спорт чарасы 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган һәм «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проектына ярдәм йөзеннән оештырылган иде.  

Үзәк хезмәткәре Зөлфирә Гайнатуллинаның улы Эльвир мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм кече яшьтәге балалар арасында беренче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International