Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Гөлнара Төхвәтуллина белән очрашу узды. Ул учреждение хезмәткәрләре белән «Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары эшчәнлегенә санитар-эпидемиологик таләпләр» темасына семинар-киңәшмә уздырды.
Киңәшмә барышында интернат-йортның гамәли эшенә бәйле конкрет ситуацияләр буенча сораулар каралды. Белгеч персоналны даими укыту һәм югары дәрәҗәдәге санитар культураны саклау кирәклеген ассызыклады.