23 августта Казан шәһәре Вахитов районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада районның 10 предприятиесе хезмәткәрләре катнашачак.
Республикада социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурсы старт алды.
"Бергә булдырабыз" проекты ярдәмендә Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Кидспейс" балалар шәһәрчегендә булдылар.
Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре әти-әниләре профилактик органнарында исәптә торучы балалар өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.
Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр социаль челтәрләрдә күренекле блогерлар Кирилл Меньшиков һәм Лилия Лутфрахманова - ЛилиЛо белән очрашты.
Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу булып үтте. “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш” исеме астында уздырылган интелектуаль чара күңелле һәм кызыклы узды.
Бүген Түбән Кама хезмәтне саклау буенча Координацион советының күчмә утырышы узды. Чара "Татэнерго" АҖ филиалында үткәрелде.
Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ялгыз яшәүче гражданнарны ачыклау максатыннан авыл җирлекләренә чыгуларын дәвам итә.
Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
2017 нче елның 11 нче августында Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Хайбулова Рәмзия Гайнетдин кызы “Татарстан- безнең уртак йортыбыз” дигән музыкаль кичә үткәрде.