Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең ял көннәре хакында күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 15 нче август көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 834 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 34 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,62% күрсәткечен тәшкил итте.
Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1202 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 46 кешегә азрак.
Комсомол районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Чулпан Исмәгыйлева район халкы белән "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең эшчәнлеге турында чираттагы очрашу үткәрде.
Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә декрет ялында булган 14 хатын-кыз һөнәри укытуга кереште.
Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә тернәкләнүче инвалид балалар 15нче августа тәрбияче Гилязетдинова Г.Р. белән Омега зоопаркына экскурсиягә барды.
Балигъ булмаганнарны дәрестән тыш һәм каникул вакытында эш белән тәэмин итү кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Ольга Плаксина үзәк карамагында 15 бала белән төркемле дәрес үткәрде.
Кичә Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эвакуацияләү буенча янгын-тактик дәресе узды.
Балигъ булмаганнар арасында җәбер-золымны кисәтү эше кысаларында "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова социаль ярдәм алучы 13 бала өчен “Агрессиядән башка тормыш” дип исемләнгән чара үткәрде.
Түбән Кама "Балкыш" социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбияче Анжелика Пушкова белән белән аппликация техникасы белән мавыга.