Социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмалар игътибарына!

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Республикада социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурсы старт алды.

Конкурс ике юнәлештә үткәрелә: “Гражданнарның яшәү сыйфатын арттыру өчен шартлар тудыру” һәм “Гражданлык һәм сәяси культураны үстерү”.

Конкурста катнашуга гаризалар 2017 елның 14 августтан 27 августына кадәр кабул ителә.

Өстәмә мәгълүматны (843) 524-91-84, 524-91-86, 524-91-85 телефоннары аша алырга була (Гафурова Айслу Маратовна, Лукашина Марина Николаевна).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International