“Өмет чаткысы” үзәгендә тәрбияләнүчеләр даими рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлый

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Арча “Өмет чаткысы”  балаларны тернәкләндерү  үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу булып үтте.  “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш” исеме астында уздырылган интелектуаль чара күңелле һәм кызыклы узды.

Балалар барлык сорауларга  да бик тиз һәм   җитез  җавап бирде. “Светофор һәм җәяүлеләр чыгу юлы “ турында шигырьләр сөйләде, ә  ЮХИДИ инспеторлары балаларга юл куркынычсызлыгы, тротуарларда һәм җәяүлеләр чыгу урыннарында  үз- үзеңне дөрес  тоту кагыйдәләре белән таныштырды.  Педагоглар, тиздән сентябрь аенда күпчелек балалар мөстәкыйль  рәвештә мәктәпкә барачак  һәм мәктәптән  кайтачаклары хакында аңлаттлы, шуңа күрә күңелсез  хәлләргә юлыкмас  өчен  юл кагыйдәләрен белүнең мөхим икәненлегенә балаларның игътибарын юнәлтте.   Балалар олылар белән бергәләп шушы темага “Ябалак дәресләре” исемле мультфильм карады.

   Мондый очрашулар традициягә кереп  бара , үзәктә тәрбияләнүче балалар ЮХИДИ хезмәткәрләре арасында дуслык  мөнәсәбәтләре  урнаштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International