23 августта Казан шәһәре Вахитов районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада районның 10 предприятиесе хезмәткәрләре катнашачак.
Ярминкә Казан ш., Исаев ур., 18 адресы буенча урнашкан "БИНК" социаль-эш клубы бинасында 9.00 сәгатьтә башланачак.
Очрашу барышында эш бирүчеләр эш шартлары, халыкны эш белән тәэмин итү турында закон, хезмәт гарантияләре мәсьәләләр буенча консультатив хезмәт күрсәтәчәк.
Ярминкә тәмамланганнан соң, 12.00-13.00 сәгатькә кадәр кадрлар хезмәте хезмәткәрләре өчен семинар-киңәшмә оештырылачак.