2017 нче елның 11 нче августында Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Хайбулова Рәмзия Гайнетдин кызы “Татарстан- безнең уртак йортыбыз” дигән музыкаль кичә үткәрде.
Музыкаль чараның максаты - буыннар арасында рухи һәм мәдәни-әхлакый тәрбияләү һәм патриотлык формалаштыру иде.
Катнашучыларны белгеч слайд - презентация ярдәмендә узган ТАССР һәм Яр Чаллы шәһәре тарихи белән таныштырды. Чараның музыка өлешендә күрү буенча инвалидлыгы булган Михедюкова Регина чыгыш ясады. Тамашачылар рус һәм татар музыкаль әсәрләрен сокланып тыңлады. Чара милли ризык "Чәк –чәк" ясау белән тәмамланды. Музыкаль кичәдә 35 кеше катнашты.