Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Шулай итеп, республикада хезмәт хакы бурычын кайтару 1314,5 мең сумга кимеде. Әлеге сумма 4 предприятиянең 50 хезмәткәренә түләнелде.
Шушы предприятияләр арасында “Племенной завод кролика” АҖ 4 хезмәткәренә 187 мең сум, “ПСФ «Гидромонтаж” ҖЧҖ 17 хезмәткәренә 645 мең сум бурычын кайтарды.
Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.