"Бергә булдырабыз" проекты ярдәмендә Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Кидспейс" балалар шәһәрчегендә булдылар.
"Шәһәрчек егерме станциядән тора, шуларның һәркайсысы билгеле бер һөнәрне тасвирлый. Һәр станциядә дәрес 40 минут уза. Бу вакыт эчендә кызлар һәм малайлар һөнәрләр белән танышты”, – дип сөйли приют педагоглары.