"Асылташ" приютында кунакта блогерлар булды

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр социаль челтәрләрдә күренекле блогерлар Кирилл Меньшиков һәм Лилия Лутфрахманова - ЛилиЛо белән очрашты.

Очрашуда кунаклар тормышта максат куеп яшәргә кирәкле турында сөйләде.

Үзе Кирилл озак вакытлар яман шеш белән көрәшә. Ул Россия шәһәрләре буенча йөри һәм авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм итә. Лилиянең дә язмышы гади түгел, җиде яшендә аңа Олбрайт синдромы диагнозы куялар. Хәзер ул инвалид каляскасында йөрергә мәҗбүр.

Бүгенге көндә Кирилл һәм Лилия видеокөндәлек алып баралар, һәм шул рәвешле беркайчан да авырлыкларга бирешмәскә үрнәк күрсәтәләр.

Кызлар һәм малайлар блогерларны кызыксынып тыңлады, кызыксындырган сорауларын бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International