Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре әти-әниләре профилактик органнарында исәптә торучы балалар өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.
Экскурсия барышында экскурсовод Баулы шәһәренең килеп чыгу тарихы турында сөйләде.
"Тәкъдим ителгән экспозиция шул вакытның атмосферасын чагылдыра: үтүк, бал җыю предметлары, бизәнү әйберләре”, – дип сөйли социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре.