ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2017 ел
дүшәмбе

“Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Ләйсән Галимҗанова Бөтен Россия физкультурачылар көненә багышланган бәйрәм чарасы уздырды. Чараның максаты -  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Бәйрәмгә барлык  балалар да чакырылган иде.

 

 

 

 

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре тантаналы  чара үткәреде.30 балага мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Иганәчелек ярдәмне "Таиф-НК"  ААҖ күрсәтте.

2017 елның 16 август  көнне “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге белгечләре “Тату гаилә” дип исемләнгән программа кысаларына таянып, сигезенче дәрес үткәрделәр.

 

"Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә иң мөһим эш  юнәлешләренең берсе булып социаль реабилитацияләү тора. "Яңарыш" хезмәткәрләре инвалид балаларны барлык чараларда да максималь рәвештә катнаштыра, яшьтәшләре белән аралашуны арттырыр өчен төрле чаралар төрле бәйрәмнәр үткәрә. Шул исәптән халык бәйрәмнәре, халык гореф-гадәтләренә багышланган чаралар.

«Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләр бер урында тик утырмыйлар: иртәдән кинотеатрга барсалар, ә кичке якта – “Төрле орнаментлар” дип аталган рәсем ясау конкурсында ярыштылар. «Батыр» кинотеатрында алар  режиссёр Дмитрий Кисилевның “Беренчеләр вакыты” исемле беренче космоска очучлар турында россия тарихи фильмын карадылар, фикер алыштылар.

 

 

Балтач районында балигъ булмаган балаларны һәм мәктәп яшендәге яшүсмерләрне тәрбияләуче аз тәэмин ителгән гаиләләргә 1 сентябрьгә ярдәм күрсәтү  күркәм традициягә әверелде.

 

Велосипедта төнге сәяхәть – физик әзерлекне артык таләп итмәгән күңелле чара. Уннарча километрны берничә сәгатьтә җор телле әйдәп баручыларның комментарийлары астында тукталышлар ясап узу – бу искиткеч. Арчадагы “Өмет чыганагы” балаларны һәм яшүсмерләрне  тернәкләндерү үзәгендә эшләүче хезмәткәрләр үзләренең гаилә членнары белән берлектә “Велотөн – 2017” төнге сәяхәтендә катнаштылар.

 

"Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру кысаларында "Спортны сайлыйм" юнәлеше буенча Балык Бистәсе "Акчарлак" балалар һәм яшүсмерләр өчен  социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән бергә тәрбиячеләр Балык Бистәсе яр буенда урнашкан урам тренажерлары мәйданчыгында   булдылар. 

 

"Тыныч ил - иң югары кыйммәт" программасын тормышка ашыру кысаларында Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү "Тылсым" үзәгендә чара узды.  Үзәкнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль педагог Эльмира Гарафутдинова социаль хезмәтләрдән файдаланучы  өлкәннәрне Россия дәүләт символаллары белән таныштырды, аларның символикасын  аңлатты.

 

 

Түбән Кама "Балкыш"  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Мин тормышны сайлыйм" дигән наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру программасы эшләп килә . Әйтик, күптән түгел учреждениедә урта төркем малайлары һәм кызлары,шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында "Күңелле стартлар" ярышлары үтте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International