“Өмет чыганагы” үзәге хезмәткәрләре велосипедта төнге сәяхәттә катнашты

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Велосипедта төнге сәяхәть – физик әзерлекне артык таләп итмәгән күңелле чара. Уннарча километрны берничә сәгатьтә, әйдәп баручыларның комментарийлары астында тукталышлар ясап узу – бу искиткеч. Арчадагы “Өмет чыганагы” балаларны һәм яшүсмерләрне  тернәкләндерү үзәгендә эшләүче хезмәткәрләр үзләренең гаиләләре  белән берлектә “Велотөн – 2017” төнге сәяхәтендә катнаштылар.

Бу тематик чара шәһәребезнең тарихына, архитектурасына, тирә-юнне саклау мохитына багышланган. Бу чарада катнашучылар төнге шәһәребезнең матурлыгына сокланып үзләренә энергия алдылар. Үзәктәге хезмәткәрләрнең әйтүенчә, мондый чараларда катнашу корллективны гына ныгытмый, ә гаиләдәге   мөнәсәбәләрне дә яхшырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International