"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре тантаналы чара үткәреде.30 балага мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Иганәчелек ярдәмне "Таиф-НК" ААҖ күрсәтте.
"Веста" үзәге директор урынбасары Әлфия Голякова балаларны котлады һәм"Таиф-НК" ААҖ вәкилләре белән бергә булачак укучыларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырды .
Балалар бүләкләргә һәм әкият персонажлары белән аралашуга бик шат иде. Әти-әниләр исә үткәрелгән чара һәм балаларны мәктәпкә җыюда ярдәм күрсәткән өчен бик рәхмәтле булып калды.