"Акчарлак" приюты карамагындагы балалар спорт белән дуслаша

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

"Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру кысаларында "Спортны сайлыйм" юнәлеше буенча Балык Бистәсе "Акчарлак" балалар һәм яшүсмерләр өчен  социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән бергә тәрбиячеләр Балык Бистәсе яр буенда урнашкан урам тренажерлары мәйданчыгында   булдылар. 

"Балалар теләп шөгыльләнде, төрле тренажерларда көч сынап карады, - дип сөйли тәрбияче Нәкыя Сафина. Менә дигән һава торышы, саф һава һәм күтәренке кәеф үз эшен башкарды балалар бик канәгать калдылар".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International