«Шатлык» приютында физкультурачылар көне

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

“Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Ләйсән Галимҗанова Бөтен Россия физкультурачылар көненә багышланган бәйрәм чарасы уздырды. Чараның максаты -  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Бәйрәмгә барлык  балалар да чакырылган иде.

Бәйрәм баларның шат көлүләре, уеннарда бик теләп катнашулары белән узды. Ярышларда беркемдә үзен җиңелгән һәм көчсез итеп тоймады.

Чара барысына да күтәренке кәеф бүләк итте. Бәйрәм азагында балаларга истәлекле бүләкләр һәм медальләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International