"Шатлык" приютында тәрбияләнүче балалар каникулларын күңелле үткәрә

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

«Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләр бер урында тик утырмыйлар: иртәдән кинотеатрга барсалар, ә кичке якта – “Төрле орнаментлар” дип аталган рәсем ясау конкурсында ярыштылар. «Батыр» кинотеатрында алар  режиссёр Дмитрий Кисилевның “Беренчеләр вакыты” исемле беренче космоска очучлар турында россия тарихи фильмын карадылар, фикер алыштылар.

Кичке чаранын максаты исә -  балаларга декоратив кулланма сәнгате аша милли сәнгать мәдәниятен образлы күзаллау булдыру.

Башта балалар орнаментның килеп чыгу тарихы белән таныштылар. Аннары рәсем ясарга керештеләр. Иң матур эшләр өчен балалар истәлекле бүләкләр алдылар.

Нәтиҗәдә тәрбияләнүчеләр орнаментның композицион төзелешен, төп ритмик моментларын һәм иҗади тәкъдим итәргә, мөстәкыйль эшләргә өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International