Түбән Кама социаль приютында спорт чарасы үтте

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Түбән Кама "Балкыш"  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Мин тормышны сайлыйм" дигән наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру программасы эшләп килә . Әйтик, күптән түгел учреждениедә урта төркем малайлары һәм кызлары,шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында "Күңелле стартлар" ярышлары үтте.

"Физкультура белән шөгыльләнергә файдалы, ә күңелле спорт белән - икеләтә файдалы, - ди тәрбиячеләр Альбина Борисова һәм Галина Овсянная. - Балалар  барысы да барлык көч белән  финишка беренчеләрдән  булып килергә тырышты. Барысы да канәгать калдылар".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International