"Яңарыш" үзәгендә чара үтте

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

"Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә иң мөһим эш  юнәлешләренең берсе булып социаль реабилитацияләү тора.

"Яңарыш" хезмәткәрләре инвалид балаларны барлык чараларда да максималь рәвештә катнаштыра, яшьтәшләре белән аралашуны арттырыр өчен төрле чаралар төрле бәйрәмнәр үткәрә. Шул исәптән халык бәйрәмнәре, халык гореф-гадәтләренә багышланган чаралар.

 "Яблочный спасс"  дип исемләнгән чираттагы чара балаларда бик күп уңай эмоцияләр уятты. Алар рус шәһәрләре буенча "сәяхәт" ясаганда, шул шәһәрләр тарихы турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр,  бәйгеләрдә катнаштылар.

"Бәйрәм бик күңелле узды, - дип сөйли логопед Альбина Латыйфуллин. - Ул балалар өчен дә, ата-аналары өчен дә матур, кызыклы һәм онытылмаслык чара булды дип ышанабыз".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International