ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2017 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Кама" һәм "Зәңгәр күл" балалар сәламәтләндерү лагерьларында күчмә профоринтацион чаралар оештырды.

"Җир – безнең уртак йортыбыз" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Әкияти экология" конкурсы узды. Максаты - экологик культурасын  тәрбияләү һәм балаларның  экология проблемасына кызыксынуын арттыру. 

Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Ленара Шайдуллин һәм Гөлия Мифтахова ведомство ара  “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендә йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрде, аның төп темасы: “Гаилә бәхете нәрсәләр белән бәйле?”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән гаилә бәхете серләре һәм ничек вакытында гаилә низагларын җаен табып үткәреп җибәру  турында әнгәмә корылды, буклетлар өләшенелде.

 

 

 

Дәүләт хезмәте күрсәтү сыйфатын күтәрү, хезмәткәрләргә  йөкләнгән нәтиҗәлелекне үтәү максатында Зәйдә "Шатлык"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәткәрләр өчен методик сәгатьләр үткәрелә.

Психолог Гүзәлия Абдулкадыйрова һәм логопед Лариса Коробейникова  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү  үзәге карамагындагы тәрбияләнүчеләр өчен   уеннар, конкурслар, табышмаклар һәм биюләр  белән чын бәйрәм оештырдылар.

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Наталией Кудряшова  тарафыннан "Агрессия һәм ачу" темасына дәрес үткәрелде. Чара "Үзем белән гармонияда" үсмерләр арасында суицидны  профилактикалау программасы кысаларында үтте. Анарда социаль патронатта торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче   балалар катнашты.

 

"Аек ата-ана - бәхетле гаилә" программасы кысаларында "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Гөлнара Бениньи спорт мәйданчыгында"Хәмергә бәйлелекне кисәтү" һәм "Наркотикларсыз тормыш" дигән темаларга дәрес үткәрде.Чарада төрле категория гаиләләрдә тәрбияләнүче 6 балигъ булмаган бала катнашты.

 

Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" социаль приютында тәрбияләнүчеләр  хәрби Россия тарихының бер бите белән таныштылар – россия тарихында беренче тапкыр рус диңгез флотының Петр Беренче командованиесе астында шведларны җиңүе хакында тулырак белделәр.

 

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында "Тәтеш балкышы" үзәгендә үзәк хезмәткәрләре балаларына тантаналы рәвештә портфельләр тапшырылды.

 

 

18 август көнне Чистайның "Татнефть - Олимп" стадионында инвалидлар арасында спорт ярышлары  үтте. Чара физкультурачылар Көненә багышланган иде . Чараның максаты ныгытуда дустанә элемтәләрне,  спорт осталыгын арттыру,иң көчле спортчы һәм команданы билгеләү. Ярышлар дартс, армреслинг, авыр атлетика, катнаш эстафета, "Джакколо" уены   спорт төрләре буенча үтте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International