Балтач районында аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырдылар

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Балтач районында балигъ булмаган балаларны һәм мәктәп яшендәге яшүсмерләрне тәрбияләуче аз тәэмин ителгән гаиләләргә 1 сентябрьгә ярдәм күрсәтү  күркәм традициягә әверелде.

Агымдагы елда оештырылган бәйрәм тантанасында мәктәп кирәк-яраклары белән букчалар 12 беренче сыйныф укучысына , 29  2-11 нче сыйныф укучыларына тапшырылды.

Ел саен әлеге акция кысаларында күп кенә районның предприятиеләре һәм оешмалары авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә булышлык күрсәтәләр. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясендә  алдагы оешмалар аеруча активлык  күрсәтте: РУЭС Балтач дәүләт унитар предприятиесе; "МДСУ" ҖЧҖ ; "Хезмәт" редакция коллективы .

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе әле тәмамланмаган. Ул уку елы башлануга кадәр дәвам итәчәк . 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International