ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2017 ел
сишәмбе

Җәй – ял вакыты гына түгел, җирдә эшләү вакытыда. “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр “Бергә булдырабыз” пректы кысаларында җирдә хезмәт куялар.

 

 

 Питрәч балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шатлык» социаль приютында «Кайгы булмасын иде» дигән темага чара узды. Ул балигъ булмаганнарда янгын куркынычсызлыгы турында чаралар формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Кунак – белгеч Питрәч янгын часте бүлеге күзәтчелек эшчәнлегенең өлкән инспекторы Роман Пушков.

 

Шушы көннәрдә Зур Кайбычта "Омет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль яклау бүлеге һәм волонтерлар белән берлектә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!"акция кысаларында хәйрия марафоны үткәрде.

 

Бөгелмә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен " Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә өй шартларында уен терапиясын куллану проблемалары буенча мастер-класс узды.

 

"Балкыш" приютындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен шәһәр музеена экскурсия оештырылды.

 

Минзәлә социаль ярдәм үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе психологы тарафыннан  "Конфликт белән идарә итү" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрелде. Чара гаиләдә җәбер-золым һәм көч куллану кисәтүгә юнәлдерелгән “Золымсыз тормыш" программасын гамәлгә ашыру кысаларында үтте.

 

Кичә Питрәчтә балалар һәм яшүсмерләр өчен "Шатлык " социаль приютында патриотик темага "Татарстан Флагы" дигән дәрес узды.

 

 

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Раушания Хәертдинова һәм Альбина Әхмәтова Бикбау авылы өлкәннәре өчен авыл сабан туе үткәрделәр.

 


21
август, 2017 ел
дүшәмбе

Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр өчен "Балкыш" социаль приютында тәрбияләнүчеләр төрле һөнәрләр вәкилләре белән танышуга юнәлдерелгән  шәһәргә экскурсияләр циклын дәвам итә. Бүген балалар  сәүдә үзәгендә булды, анда алар сатучы эшен күзәттеләр .

Шушы көннәрдә Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр өчен "Балкыш" социаль приютында  "Мин футбол яратам" дип исемләнгән спорт чарасы узды. Чараның максаты – балалар игътибарын физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә юнәлтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International