Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Раушания Хәертдинова һәм Альбина Әхмәтова Бикбау авылы өлкәннәре өчен авыл сабан туе үткәрделәр.
Өлкәннәрне бәйрәмгә чакырып, иртәннән музыка уйнады. Сәламәтлегкләре авыр хәлдә булу сәбәпле өйләреннән еш чыгып йөрмәскә мәҗбүр булган кешеләр рәхәтләнеп яшьтәшләре белән аралашты, көчләреннән килгәнчә уеннарда катнашты.