"Шатлык" приюты тәрбияләнүчеләре Татарстан символлары белән таныштылар

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Кичә Питрәчтә балалар һәм яшүсмерләр өчен "Шатлык " социаль приютында патриотик темага "Татарстан Флагы" дигән дәрес узды.

Тәрбияче Ләйсән Шәрәфетдинова кечкенәләр төркеме балаларына уен формасында Зур һәм Кече Ватан төшенчәсен аңлатты, Татарстан Республикасы символлары: герб, флаг, гимн белән таныштырды. Балаларның “Кем кайда яши”, “Йөрәкне җибәр һәм сузне әйт” уеннары нигезендә суз байлыклары активлашты һәм баеды. Соңыннан аппликация ярдәмендә Татарстан эләмен төзеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International