Кайбыч районы халкы "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясенә зур өлеш керткән

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Шушы көннәрдә Зур Кайбычта "Омет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль яклау бүлеге һәм волонтерлар белән берлектә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!"акция кысаларында хәйрия марафоны үткәрде.

Ярминкә мәйданында акча җыю өчен махсус әржә урнаштырылды. Сатып алучыларга үз балаларына  мәктәп кирәк-яраклары сатып алганда,  ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләргә дә ярдәм итү мөмкинчелеге тудырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International