ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2017 ел
сишәмбе

Кичә Әлмәт муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Афлятунова эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре катнашында инвалидларны эшкә урнаштыру буенча үткәрелә торган чаралар хакында авыл җирлекләре башлыклары һәм эш бирүчеләрне тынлады.

 

22 августта “Изгелек” реабилитация үзәге һәм  1 филиал китапханә хезмәткәрләре “Минем Татарстан – иң гүзәле!” дигән темага викторина уздырды. Башта тыңлаучылар “Татарстанга рәхим итегез!” презентациясе ярдәмендә республикабызның матур шәһәрләренә виртуаль экскурсия ясадылар.

 

Бүген, 22 августта Зәй "Шатлык"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында чара узды. Анда авыл җирлекләрендә яшәүче 31 бала катнашты. Акция максаты - түбән керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итәргә.

 

«Аппликация – ул балалар иң яраткан эшчәнлек төренен берсе», - дип сөйли тәрбияче Елена Миндрюкова

 

Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгенең специалистлары стадионда  балалар өчен спорт күңел ачу чарасы үткәрделәр. Иң беренче балалар  музыкага  зарядка ясадылар. Аннары командаларга бүленеп, уеннарда уйнап ярыштылар, үзләренең көчләрен сынадылар.Шулай ук велосипедларда, самокатларда, тәгәрмәчле тимераякларда йөрделәр. Чараны йомгаклап, флешмоб биеделәр.

 

Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Бөгелмә балалар һәм яшүсмерләр өчен "Ялкын" социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Бердәм гаилә» дигән чара оештырды. Ул балигъ булмаганнарны Татарстан Республикасы халыкларынын гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.

 

Бәйрәмгә әзерлек бер атна алдан башланды. Әби-бабайлар үз куллары белән флаглар ясадылар. Алабуга халкына алар патриотик кәеф бүләк итергә Һәм сөендерергә теләделәр.

 

Балалар һәм яшүсмерләр өчен "Асылташ" Яр Чаллы социаль приютында тәрбияләнүчеләрнен ин кечкенә балалар төркеме тәрбияче белән бергә аш бүлмәсендә булдылар. Зкскурсия алдыннан үз-үзеңне кухняда тоту турында инструктаж үткәрелде.

 

Җәй – ял вакыты гына түгел, җирдә эшләү вакытыда. “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр “Бергә булдырабыз” пректы кысаларында җирдә хезмәт куялар.

 

 

 Питрәч балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шатлык» социаль приютында «Кайгы булмасын иде» дигән темага чара узды. Ул балигъ булмаганнарда янгын куркынычсызлыгы турында чаралар формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Кунак – белгеч Питрәч янгын часте бүлеге күзәтчелек эшчәнлегенең өлкән инспекторы Роман Пушков.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International