Минзәлә халыкны социаль яклау үзәге психологы балигъ булмаганнарны конфликтлы хәлләрдә үз-үзеңне ничек итеп тоту кагыйдәләренә өйрәтте

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Минзәлә социаль ярдәм үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе психологы тарафыннан  "Конфликт белән идарә итү" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрелде. Чара гаиләдә җәбер-золым һәм көч куллану кисәтүгә юнәлдерелгән “Золымсыз тормыш" программасын гамәлгә ашыру кысаларында үтте.

Чарада социаль яктан куркыныч хәлдә калган гаиләләр балалары, социаль адаптацияда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International