19-20 нче августта Казан шәһәреннән 40 км ераклыкта матур Мишә буена урнашкан Татарстан республикасы Питрәч авылында йомырка фестивале “Скорлупино” бәйрәме узды. Бәйрәм бик күңелле, кызыклы булды.
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең ял көннәре хакында күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе органнары, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хокукларын саклау аларга вакытында һәм тулысынча хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеге дәвам итә.
Узган җомгада Кукмара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Үсеш. Уңышка ирешү. Осталык" үзәге белгечләре белән "Нараткай" балалар сәламәтләндерү лагеренда һөнәри юнәлеш бирүче чара оештырды.
"Ничек дөрес сайларга кирәк?" дип аталган очрашу барышында белгечләр балаларны зур хезмәт базарында хаҗәт булган һөнәрләр белән таныштырдылар.
Казан шәһәре Совет районы эш белән тәэмин итү үзәге филиалына вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра. Чара Журналистлар ур., 13 йорт адресы буенча 23 август көнне 9:00 сәгатьтә башланачак.
Шушы көннәрдә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе бинасында инвалидларны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча, шул исәптән куелган квота хисабына, территориаль комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Әлеге чара халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белән берлектә оештырылды.
18 августта мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Здравушка" социаль тернәкләндерү үзәгендә "Матурлык һәм шатлык Көне" дип исемләнгән традицион бәйрәм узды . Чара "Ныклы гаилә" федераль партия проекты ярдәме белән үткәрелде.
"Тылсым" Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Татарстан Республикасы буенча Россия федерациясе җәза үтәү Федераль Идарәсе җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаган балалар булган шартлы рәвештә хөкем ителгән ата-аналар белән очрашу үткәргәнн. "Гаиләдә көч куллану," - "Тормыш-ул көрәш" программасын тормышка ашыру кысаларындагы чараның исеме шундый иде.
Шушы көннәрдә Биектау муниципаль районы авыл җирлекләрендә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм юрист, мәгариф бүлеге һәм мәшгульлек үзәге вәкилләре гражданнарны кабул итте.
"Яшәүләре бик күңелле" программасын тормышка ашыру кысаларында "Шәфкать" Тукай халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насыйрова "Яхшы-начар" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада төрле категория гаиләдән 7 балигъ булмаган бала катнашты .