Питрәч балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шатлык» социаль приютында «Кайгы булмасын иде» дигән темага чара узды. Ул балигъ булмаганнарда янгын куркынычсызлыгы турында чаралар формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Кунак – белгеч Питрәч янгын часте бүлеге күзәтчелек эшчәнлегенең өлкән инспекторы Роман Пушков.
Нәтиҗәдә балаларда янгын чыгу сәбәпләре турында белемнәре ныгыды, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре формалашты.