Түбән Кама приютында спорт чарасы узды

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр өчен "Балкыш" социаль приютында  "Мин футбол яратам" дип исемләнгән спорт чарасы узды. Чараның максаты – балалар игътибарын физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә юнәлтү.

Спорт чарасы гадәти булмаган рәвешетә узды: башта балаларны футбол килеп чыгу тарихы, күренекле чит илләр һәм россия футболистлары белән таныштырдылар, спорт уенының берничә кагыйдәсен өйрәттеләр. Ә аннан соң практик өлешкә керештеләр  –  ике командага бүленеп бу кызыклы уенны уйнадылар. Бик күп уңай эмоцияләрне уенчылар гына түгел, җанатарлар да алганды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International