Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр өчен "Балкыш" социаль приютында тәрбияләнүчеләр төрле һөнәрләр вәкилләре белән танышуга юнәлдерелгән шәһәргә экскурсияләр циклын дәвам итә. Бүген балалар сәүдә үзәгендә булды, анда алар сатучы эшен күзәттеләр .
Экскурсиядә балалар сатучы кеше әдәпле, сабыр, чыдамлы булырга тиеш икәнлеген белделәр. Сатып алучылар белән аралашканда ул дорфа булмаска тиеш. Балалар бер яктан гади генә булган эшнең авыр яклары да була икәнлегенә төшенделәр.