Кичә Әлмәт муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Афлятунова эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре катнашында инвалидларны эшкә урнаштыру буенча үткәрелә торган чаралар хакында авыл җирлекләре башлыклары һәм эш бирүчеләрне тынлады.
Очрашу нәтиҗәсендә инвалидларны эшкә урнаштыру буенча хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек оештыру турында килешүләр төзелде.
2017 ел башыннан 115 инвалид эш урынны булды, шуларның 50 августнын ике атнасы эчендә. Агымдагы ай ахырынача тагын 26 инвалидны эшкә урнатштыру планлаштырыла, ә сентябрьдә - 107 инвалидны.