"Изгелек" үзәге белгечләре тарафыннан Татарстанга багышланган викторина үткәрелде

2017 елның 22 августы, сишәмбе

22 августта “Изгелек” реабилитация үзәге һәм  1 филиал китапханә хезмәткәрләре “Минем Татарстан – иң гүзәле!” дигән темага викторина уздырды. Башта тыңлаучылар “Татарстанга рәхим итегез!” презентациясе ярдәмендә республикабызның матур шәһәрләренә виртуаль экскурсия ясадылар.

Ә викторина республикабызның истәлекле урыннарына багышланган иде. Викторинада катнашучылар сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Чарага “Татарстан – туган ягым” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International