Белем көне алдыннан Зәйдә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" масштаблы акция узды

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Бүген, 22 августта Зәй "Шатлык"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында чара узды. Анда авыл җирлекләрендә яшәүче 31 бала катнашты. Акция максаты - түбән керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итәргә.

Булачак беренче сыйныф укучыларын котларга һәм аларга тантаналы рәвештә мәктәп кирәк-яраклары белән портфельләр тапшырырга район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков, Зәй муниципаль районында социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International