29 августта Чистай районы Психинтернат бистәсендә психоневрологик интернатларында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында "Талантлар салават күпере" II Республика бәйгесе узачак.
"Россия яңалыклары" иҗтимагый-мәгълүмат агентлыгы һәм "Россиянең икътисади сәясәте" журналы редакциясе гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү максаты белән барлык дәрәҗәдәге хакимият элемтәләрен ныгыту буенча интернет челтәрендә Россия Федерациясе субъектлары концептуаль тәкъдимнәренең Стратегик планын формалаштыра.
Балалар һәм яшь кешеләр өчен тугызынчы "Бөтендөнья парамузыкаль фестиваленә" гаризалар кабул итү башланды. Проект сәламәтлек һәм иминлек дәрәҗәсе чикләүләренә карамастан кешеләрнең тигез мөмкинлекләрен күрсәтә.
Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Екатерина Андреева педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсендә белем бирү оешмалары җитәкчеләренең секцион утырышында катнашты.
Эшсез гражданнар өчен оештырылган буш эш урыннары ярминкәсенә һөнәри ориентация һәм һөнәри укыту бүлеге белгечләре Мобиль офиска килделәр. Гражданнарга консультация бирү өчен Мобиль офисның махус җихазыннан кулландылар.
Татарстан АССРы 100 ел тулуына әзерлек кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Ольга Бывальцева социаль адаптациядә авырлыклар кичерүче 7 бала өчен "Безнең көч – халыклар бердәмлегендә " дигән чара оештырды.
Кичә "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ата-аналары профилактик исәптә торучы балалар белән "Россия флагы астында" дигән уен-квест үткәреде.
21-26 августка кадәр Яр Чаллы шәһәре “Звездный” сәламәтләндерү лагеры базасында Яшьләрнең “Профхәрәкәт-2017” профориентация форумы үтәчәк.
2017 ел Форумның төп идеясе булып “Сәнәгый оешмаларда җитештерүчәнлекне арттыру” темасы тора.
2017 елның 24 августында 09.00 сәгатьтә Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен махсуслаштырылган эш урыннары ярминкәсе узачак.
Гадәттәгечә елда физкультурачылар көне уңаеннан "Фикердәш" клубында йөруче мөмкинлекләре чикле спортчыларыбыз өчен шашка ярышлары уза. Елдан ел шашка уйнап остарган спортчыларга, очрашкан саен уз тәжрибәләрен югары курсәтә белуләренәдә сокланып карарлык. Быел тагында узенчәлекле матур утте бу ярыш. 21 августта "Факел" яшусмерләр клубында зурлар һәм балалар арасында шашка ярышы гөрләде. Бирегә Арча районының Яңа Кенәр балалар иҗат йортының Ашытбаш урта мәктәбендәге танылган шашка-шахмат тренеры, баш хөкемдары Сөләйман Галиуллин һәм Ашытбаш мәктәбе укучысы (мөмкинлеге чикләнгән) Хәния Хабибуллина кунак булып килделәр.