Социаль приют карамагындагы балалар Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштылар

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Бөгелмә балалар һәм яшүсмерләр өчен "Ялкын" социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Бердәм гаилә» дигән чара оештырды. Ул балигъ булмаганнарны Татарстан Республикасы халыкларынын гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.

Оештыручылар балаларны татар, рус, чуаш, мордва, удмурт халкынын милли уеннары, милли ризыклары белән таныштырдылар. Укучылар барлык уеннарда, бәйгеләрдә актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International