Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгенең специалистлары стадионда балалар өчен спорт күңел ачу чарасы үткәрделәр. Иң беренче балалар музыкага зарядка ясадылар. Аннары командаларга бүленеп, уеннарда уйнап ярыштылар, үзләренең көчләрен сынадылар.Шулай ук велосипедларда, самокатларда, тәгәрмәчле тимераякларда йөрделәр. Чараны йомгаклап, флешмоб биеделәр.
Мондый экскурсияләр балаларда уңай хис-кичерешләр тудыра, сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә.