Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче өлкәннәр Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үттеләр

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Бәйрәмгә әзерлек бер атна алдан башланды. Әби-бабайлар үз куллары белән флаглар ясадылар. Алабуга халкына алар патриотик кәеф бүләк итергә Һәм сөендерергә теләделәр.

22 август көнне өлкән кешеләр Александровский паркында узган бәйрәм чарасында булдылар. Ул дәүләт флаглары белән парадтан һәм патриотик җырлар башкарудан башланды. Аннары «Игелек планетасы» оешмасы һәм «Колос» мәдәният йорты коллективы тарафыннан концерт бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International