ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечләре социаль хезмәтләр алучылар өчен тематик чара уздырдылар.
Яр Чаллы шәһәре мәшгүльлек үзәге белгечләре 25 августта ЯАҖ “Салават күпере санаториясендә” урнашкан “Кояшкай” сәламәтләндерү лагерена һөнәри ориентация консультацияләре белән бардылар.
Яңа уку елы алдыннан Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә волонтерлар катнашында "Баланы мәктәпкә әзерлә" акциясе кысаларында чара оештырылды. Акция инвалид балаларга социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Алабуга халыкка социаль хезмәт күрсәтү "Ышаныч" үзәге белгечләре "Исәнме, мәктәп!" дигән бәйрәм чарасы оештырды. Анда 1 нче социаль участогында яшәүчеләр, шул исәптән куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән балалар һәм әти-әниләр, социаль хезмәтләр алучы гражданнар һәм күп балалы гаиләләр катнашты.
Министрлыкта өчьяклы Республика комиссиясе каршындагы хезмәт хакы түләү, халыкның кереме һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы министрлыклары, Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе, Россия Федерациясе социаль иминият фонды, Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте Федераль идарәсе, профсоюзлар һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.
Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантыл эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада шәһәрнең 2 предприятиесеннән кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты: "ЯАҖ, "Бөгелмә элеваторы" һәм "ҖЧҖ Сәнәгать төзелеше".
27 август көнне Кукмора халкы үзәк ял паркына беренче шәһәр Көнен билгеләр өчен җыелды. Бу бәйрәмнән һәм социаль ярдәм күрсәтү учреждениләре дә читтә калмады.
Шулай итеп, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен "Милосердие" тернәкләндерү үзәге һәм "Тылсым" социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективлары халыкка "Иң оригиналь бүлмә чәчәкләре" номинациясендә күргәзмә оештырды.
Шушы көннәрдә балалар һәм яшүсмерләр өчен "Балкыш" Түбән Кама социаль приютында уен терапиясы буенча мастер-класс үтте.
15нче августтан 23 августка хәтле алып Яшел Үзән мәшгульлек үзәг М.Җәлил исемендәге балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр арасында "Һөнәрләр дөньясы балалар күзлегеннән" дигән балалар рәсемнәре конкурсы оештырды.
Август – яшелчәләр,җиләкләр вакыты. Барлык кеше яшелчәләрдән салат ясап аыз итәселәре килә. “Шатлык” приюты балалары да үзләре үстергән яшелчәләрдән тәмле, файдалы салат ясадылар һәм матур итеп бизәделәр.