Министрлыкта өчьяклы Республика комиссиясе каршындагы хезмәт хакы түләү, халыкның кереме һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы министрлыклары, Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе, Россия Федерациясе социаль иминият фонды, Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте Федераль идарәсе, профсоюзлар һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, шулай укөстәмә белем бирү өлкәсендәалып барган Казан шәһәре, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Мөслим һәм Ютазы муниципаль районнарының ун предприятиеләрендә тоткарланган хезмәт хакы, салым түләүләрен түләү мәсьәләләре каралды.